Актаныш районы мәктәпләрендә «Тормыш иминлеге нигезләре» Бөтенроссия ачык дәресләре узачак

2024 елның 1 марты, җомга

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен бәйрәм итүгә багышланган «Тормыш иминлеге нигезләре» Бөтенроссия ачык дәресе 2024 елның 1 мартында узачак. Бу көнне балаларны һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләрен гадәттән тыш хәлләрдән яклау буенча күнегүләр үткәреләчәк.
Мондый дәресләр җәмәгатьчелек игътибарын үсеп килүче буынның тормыш иминлеге культурасын формалаштыру проблемасына җәлеп итү, «Тормыш иминлеге нигезләре» уку дисциплинасының теоретик белемнәрен нәтиҗәлерәк үзләштерү, төрле гадәттән тыш хәлләрдә гамәли күнекмәләрне эшләү, шулай ук янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә.
Укучылар кеше яшәешенең куркыныч һәм зарарлы факторларын һәм алардан саклану, өйдә, урамда һәм табигатьтә экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсыз тәртипне тану һәм бәяләү күнекмәләрен алачаклар, шулай ук үз тормышларын һәм сәламәтлекләрен якларга, үз - үзләренә һәм үзара ярдәм күрсәтергә өйрәнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International