Бүген район ЗАГС бүлегендә, Ватанны саклаучылар көненә зур бүләк булып дөньяга килгән кечкенә Мансурга туу турында таныклык тапшырылды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген район ЗАГС бүлегендә, Ватанны саклаучылар көненә зур бүләк булып дөньяга килгән кечкенә Мансурга туу турында таныклык тапшырылды.

Мансур, Иске Кормаш авылында яшәүче Айнур белән Ләйсән Башаровлар гаиләсендә 3 бала. Гаилә елында әти-әнисенә, әби-бабасына яңа сөенечләр бүләк итеп, районда 11 бала булып туды ул.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева бәхетле гаиләгә сәламәтлек, имин, шатлыклы көннәр теләп махсус бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International