23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бүләк чаңгы юлында ТР Дәүләт Думасы депутаты Салихов Ирек Фәрит улы призына чаңгы ярышлары узды. Биредә, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үз иткән бик күп райондашларыбыз катнашты. Чарада шулай ук, Салихов Ирек Фәрит улына ГТОның Алтын билгесе тапшырылды.
Чаңгы ярышы ГТО нормативларының төп спорт төре булып тора