"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район этабында 1788 укучы катнашты

2024 елның 23 феврале, җомга

22 февраль көнне район мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында узган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре сәхнә тотты.

 Яшь талантлар өчен көтеп алган чарада быел 1788 укучы катнашкан. Жюри тарафыннан 1 турда 489, сайлап алу турында 312 номер бәяләнеп, җиңүчеләр һәм дипломантлар билгеләнде. 

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район этабы җиңүчеләре. 

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре:
1 урын - Чуракай һәм Иске Байсар
2 урын - Иске Кормаш һәм Яңа Әлем
3 урын - Меңнәр, Такталачык, Теләкәй, Ямалы.
ГРАН-ПРИ - Мари Суыксу мәктәбе.

Урта мәктәпләр (авыллар):
1 урын - Пучы
2 урын - Киров һәм Сәфәр
3 урын - Тат. Суыксу
ГРАН ПРИ - Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе.

Урта мәктәпләр (район үзәге):
1 урын - Актанышның 2 нче мәктәбе, Технология техникумы.
2 урын - Актанышның 1 нче мәктәбе.
ГРАН - ПРИ - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International