Бүләк чаңгы юлында бүген чын мәгънәсендә зур Гаилә бәйрәме узды. "Әти, әни һәм мин" дип исемләнгән чаңгы эстафетасында 11 гаилә катнашты. Ерак араларны якын итеп Әтәс авылыннан, Уразай, Әлемнән килүче гаиләләр дә булды.
Ялларны, саф һавадагы үткән күңелле спорт чарасына багышлаган гаиләләрне район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. Ихластан рәхмәт сүзләре җиткереп һәр гаиләгә уңышлар теләде ул. Район чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салихов: "Монда килгән һәр гаилә - инде җиңүче! Балаларны спорт һәм сәламәт рәвешенә өндәп дөрес тәрбия бирүегез өчен рәхмәт" - дип искәртте.
Исегезгә төшереп үтәбез - 2024 нче елны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Гаилә елы дип игълан итте. Әлеге карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителде.
Ярышлардан берәү дә бүләксез кайтып китмәде. Катаншучылар дипломнар һәм махсус бүләкләр белән хөрмәтләнде. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә:
1-4 сыйныфлар арасында
1 урын – Ильясовлар гаиләсе
2 урын – Сәетовлар гаиләсе
3 урын – Исламовлар гаиләсе
5-8 сыйныфлар арасында
1 урын – Хаҗиевлар гаиләсе
2 урын – Бакировлар гаиләсе
3 урын – Ганиевлар гаиләсе
9-11 сыйныфлар арасында
1 урын – Гаииевлар гаиләсе
2 урын – Тимировлар гаиләсе
3 урын – Мөхәммәтшиннар гаиләсе.
Иң кечкенә чаңгы шуучы – Юлиана Исламова һәм иң өлкән – Ганиев Рөстәм “Алдынгылар” хәрәкәтенең махсус бүләгенә лаек булдылар.