Дөньяда һәр 10 минут саен бер кеше котырудан үлә

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Урамда, соңгы көннәрдә күпләп бәйсез йөргән хуҗасыз этләр һәм төлкеләр халыкта зур борчу тудыра. Көннәр язга авышканда котыру авыруының таралу куркынычы туа. Гадәттә төлкеләр, эт һәм мәчеләрдән тарала ул.

Бүген, әлеге авыруны булдырмау һәм таратмау буенча, район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә, эчке эшләр бүлеге, район ветеринария берләшмәсе, үзәк хастаханә һәм аучылар җәмгыяте җитәкчеләре катнашында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Һәр юнәлеш буенча тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр бирелде.

Котыру авыруы - аеруча куркыныч кискен вируслы йогышлы авыру, ул үлем белән тәмамланган үзәк нерв системасының зарарлануы белән характерлана. Авыруның беренче сәгатьләрендә кешегә ярдәм күрсәтелмәгән очракта 100% үлемгә китерә. Котыру авыруын кисәтеп була, инде барлыкка килгән авыруны дәвалау чаралары юк.

Дөньяда һәр 10 минут саен бер кеше котырудан үлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International