Бүген, 15 февраль, илебез тарихында истәлекле көннәрнең берсе - совет гаскәрләрен Әфганнан чыгарылуына 35 ел.
Әлеге уңайдан Мәңгелек ут янында, төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз җыелып, яуда башларын салган батырларыбызны искә алды.
Үзе дә Әфган сугышының бар михнәтләрен күргән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән егетләрне сәламләп ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Рәхмәт булганыгыз өчен! Яшь буынны сезнең үрнәктә тәрбиялибез. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә рәхмәт! Алар бүген салкын окопларда илебез тынычлыгы өчен көрәш алып бара. Күз алдына килә ул егетләр. Әле онытылмаган... Без бердәм булып, аларга ярдәм итеп яшәргә тиеш. Бердәм булганда бар нәрсәне дә җиңеп була. Егетләр, безнең аралар да елдан-ел сирәгәя. Һәр чарада менә шулай бердәм булып җыелышып, хәл белешеп яшәргә кирәк. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим. Дөньялар имин булсын!" дип ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде ул.
Чара, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында зур концерт тамашасы белән дәвам итте.