Ленар Зарипов: Терлекчелек өлкәсе районга бәя бирә торган тармакларның берсе. Шуңа да бу юнәлештә эшне тиешле дәрәҗәдә оештыруыгызны сорыйм

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген, район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә, хуҗалык рәисләре, баш белгечләре, җирлек башлыклары катнашында терлекчелек тармагының узган елгы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Мал сакланышын тәэмин итеп, продукция җитештерүне арттыруга потенциал булса да, бу өлкәдә әле башкарасылар шактый.

Малларның кимүе, хуҗалыкның төп икътисади тотанагы булган сөт һәм ит җитештерүгә дә тәэсир итми калмый. Шуннан чыгып, акча кеременә бәйле хезмәт хакы да кими. Бүгенге көндә хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы 42 мең тәшкил итә. Әлбәттә инде, уртача ул – уртача. Бертөрле хезмәткә төрле хуҗалыкта караш төрлечә.

Ел ахырына район хуҗалыкларында әлеге күрсәткечне 50 мең сумга җиткерү бурычы куелды.

Киңәшмәдә узган елга һәм агымдагы елның гыйнвар аена нәтиҗәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев ясады. Еллык эшчәнлек буенча саннар белән идарәнең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәметдинов таныштырды. 

Район башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев шәхси сектордагы саннарга игътибар биреп, бүгенге вазгыятькә ачыклык кертте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International