Район мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәге егетләребезнең гаиләләренә ярдәм йөзеннән оештырылган хәрәкәткә кушылды.
Бүген дәррәү килеп, күңелле итеп оешып утын әзерләде алар.
Ел башыннан 90ннан артык гаиләдән утын сорап мөрәҗәгатьләр кергән иде. Әлегә 51 гаиләгә утын кайтты. Эш гөрли. Биредә хезмәт ялларда да туктап тормый. Катнашкан һәркемгә ихластан рәхмәт!
Әлеге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Теләк белдергән кешеләр безгә мөрәҗәгать итәргә була.jpg)