Актанышта Укытучылар һәм остазлар елына йомгак ясалды

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Укытучылар һәм остазлар елын йомгаклауга багышланган зур тантаналы чара узды. Ул Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның видеокотлавы белән башланып китте. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган райондашларыбызга ихластан котлау сүзләре җиткерде.

Бар гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган һөнәр ияләрен сәхнәдән район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде:

- Хөрмәтле укытучылар, остазлар, ветераннар! Укытучының эше көннән көн актуальләшә, катлаулана. чөнки укытучыга заманадан алда барырга, көн таләпләренә туры китереп белем, тәрбия бирергә кирәк. Үземә белем биргән һәр укытучыны ихтирам һәм хөрмәт белән искә алам. Сезгә укыткан укучыларыгыз хөрмәтле булсыннар, урамда күргәч, исәнләшеп, изге теләкләрен җиткереп китсеннәр. Яшь буынны илебезгә лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләп үстерүегез өчен зур рәхмәт! - дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде ул.

 

Бәйрәмнән бүләксез кайтып киткән мөгаллимнәребез сирәк булгандыр.  Мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен күп кенә мөгаллимнәребез һәм ветераннарыбыз зур гына бүләкләргә лаек булдылар.

Агымдагы ел Россия Федерациясе президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Бүгенге бәйрәмдә иңгә-иң куеп мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган 50 дән артык гаилә хөрмәтләнде. 2024 ел –Гаилә елына старт биреп, үрнәк гаилә корып, чын укытучы гаиләсе исеменә тап төшермичә яшәүче райондашларыбызны хакимият башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International