Бүген район башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев һәм ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Гарипов җитәкчелегендә җирлек башлыклары, оешма-предприятия җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.
Сөйләшүдә төбәктә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм әйләнә-тирәлекнең сыйфат күрсәткечләренә ирешү, җир асты байлыкларыннан файдалану, судан файдалану мәсьәләләрен аңлатылды. Шулай ук, Наил Габбас улы ТР Экология министрлыгының 2023 еллык эшчәнлеге белән таныштырды.
2023 елда Татарстан «Экология» милли проекты кысаларында дүрт федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты: «Иделне сәламәтләндерү», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Аларны гамәлгә ашыруга 3,5 млрд сум акча юнәлтелгән.
"Экология" милли проекты – башка федераль һәм республика программалары белән бергә бараган зур комплекслы эшнең бер өлеше.