«Россия чаңгы юлы – 2024» спорт һәм сәламәтлек бәйрәмендә 897 райондашыбыз катнашты

2024 елның 10 феврале, шимбә

Бүген Бүләк аланында «Россия чаңгы юлы – 2024» узды.

Инде күптәннән спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелгән зур чарада 897 райондашыбыз катнашты. "Россия чаңгы юлы" акциясенә традицион рәвештә авыл җирлекләре дә кушылды. Монда яшь чиге юк. Чаңгы юлына, бишектән яңа төшкән сабый да, инде күпне кичкән әби-бабайлар да катнаша. 

Спорт бәйрәмендә катнашучыларны Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов, "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе, чаңгы спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов сәламләде.

Элеккечә, матур, салкын, кояшлы кышкы көн бәйрәм кәефе тудырды. Финишка килгәннәрне исә кайнар чәй белән каршы алып тордылар. 

Җиңүчеләр дипломнар, медальләр һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды әзерләгән махсус призлар белән бүләкләнде. Әлбәттә, күпләр әлеге бәйрәмгә җиңү эзләп түгел, яхшы кәеф, сәламәтлек алырга, рәхәтләнеп аралашырга дип килә. "Россия чаңгы юлы " - ул спорт чарасы гына түгел, берләштергән зур гаилә бәйрәме дә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International