Бүген "Яшьлек" үзәгендә Актаныш авылының хисап җыелышы узды. Актаныш авылы башкарма комитет җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев 2023 елда эшләнгәннәргә нәтиҗә ясап, инде тулы куәткә үз көченә кереп киткән 2024 елга максат һәм бурычларны билгеләде..jpg)
Утырышта район башлыгы Ленар Зарипов, аның урынбасарлары, оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнашты. Хисап җыелышлары, күзгә-күз карап уйлаганнарны, борчыганнарны әйтү һәм иң беренче чиратта, барлык мәсьәләләрне уртага салып хәл итү мөмкинлеге ул.