Район башлыгы Ленар Зарипов бүген фермерлар белән очрашты

2024 елның 9 феврале, җомга

Район башлыгы Ленар Зарипов бүген фермерлар белән очрашты. Эшлекле сөйләшүдә шулай ук җирлек башлыклары да катнашты.

Бүгенге көндә район җирлегендә яхшылап эшләп килгән 44 крестьян фермер хуҗалыгы исәптә тора. Аның 18е игенчелек һәм терлекчелек белән шогыльләнә.12 фермер - игенчелек белән генә, 6сы - кош, 4 се - эре мөгезле терлек, 2 фермер сарыкчылык белән көн күрә. Шулай ук атчылык һәм умартачылык белән шогыльләнгән фермерлар да бар.

Сөйләшү барышында, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев фермер хуҗалыкларының еллык эшчәнлегенә тирәнтен анализ ясады, игътибар бирәсе юнәлешләрне искәртте. Шулай ук, киңәшмә дәвамында дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәр, малларның сакланышы буенча тәкъдимнәр ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International