Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның якыннары белән очрашты

2024 елның 9 феврале, җомга

Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның якыннары белән очрашты. Сорау һәм мөрәҗәгатьләр күп җыелган. Аларның күбесе хәрби частьләргә, комиссариатларга рәсми мөрәҗәгатьләрне оештыруда ярдәм күрсәтүгә бәйле иде. Шулай ук психологик ярдәмгә ихтияҗлык зарурлыгы ассызыкланды. Яраланып кайткан, бүгенге көндә районда яки госпитальдә дәваланган егетләребезгә дә бар яктан да ярдәм күрсәтеләчәге искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International