Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлеге сәркатибе Ленар Зарипов шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән райондашларыбызны кабул итте

2024 елның 9 феврале, җомга

Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлеге сәркатибе Ленар Зарипов бүген шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән райондашларыбызны кабул итте. Һәр сишәмбе үткәрелә торган гражданнарны кабул итүдә район башлыгының урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре дә катнашты.  Һәрбер сорау буенча аңлатмалар һәм тиешле йөкләмәләр бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Актаныш районы башлыгының шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла. Район хакимият бинасының 4 нче бүлмәсендә  яки 3-44-12 телефоны буенча языла аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International