Актанышта, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә гуманитар ярдәм илтә китеп, фаҗигалы төстә һәлак булган Кашапов Алмаз Риф улы белән хушлаштылар.
Егетлэребезгә ярдәм җыеп, озата башлаган беренче көннән үк, бу изге эшкә алынып, ике арада элемтә булдырып, гаилә җылысын өләшкән, егетләребез өчен чын мәгънәсендә сугышчан дус иде ул.
Актанышта гына түгел, башка районнарда да яхшы белә иделәр аны. Чөнки гуманитар ярдәм илтүдә һәркемгә ярдәм кулы сузарга ашыкты. Киң күңелле, җор телле, ярдәмчел Кеше иде.
Алмаз Риф улының урыны җәннәт түрләрендә булсын. Әнисенең, тормыш иптәше Рәмилә ханымның, балаларының, авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.