Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 2024 нче елның беренче пары тантаналы төстә теркәлде

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

2024 елның 2 нче февраль көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә беренче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде.

Бәхетле пар- Актанышбаш авылы яшьләре Хәкимов Данил Дамир улы һәм Гыйбадуллина Лилия Роберт кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева язылышу таныклыгы белән беррәттән, яшь парга татар халык ашлары китабын да тапшырып үтте.

Яшьләргә бәхетле,матур тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International