Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә чираттагы, унынчы гуманитар йөк юлга чыкты.
Бу юлы бигрәк күп кирәк-яраклар тупланган. Шул исәптән хәрби госпитальлләргә дә аерым йөк барачак. Шулай ук, райондашларыбызның ярдәме белән алынган 1 - УАЗ, 2 Нива автомобильләре хәрби операция узган якларга юл тотты.
Барлык катнашучыларга, битараф булмаган райондашларыбызга, эшмәкәрләргә, волонтерларыбызга, йөкне төяүдә ярдәм күрсәткән техникум студентларына ихластан рәхмәт! Бердәмлектә көч!