«Ватанны саклаучылар» фонды хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен кайгырта

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә төзелгән “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү. Оешма үзенең эшен бөтен Россия һәм Татарстан буенча, шул исәптән Актанышта да башлап җибәрде.

Махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү, социаль адаптацияне (җайлаштыру), интеграцияне (берләштерү) һәм ресоциализацияне (социаль тернәкләнү) тәэмин итү, укыту (яңадан укыту, квалификациясен күтәрү), эшкә урнашуда ярдәм итү; психологик ярдәм, социаль ярдәм чаралары белән тәэмин иткәндә һәм аларны рәсмиләштергәндә юридик ярдәм күрсәтү, социаль ярдәмнең билгеләнгән чараларын алуда булышу; инвалидлар өчен торак биналарын җайлаштыру; ветеран таныклыгын, медицина тернәкләнүе буенча төрле медицина хезмәтләре, шифаханә-курорт дәвасы алуда, шулай ук дарулар, техник-тернәкләнү чаралары белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү.

Сорауларыгыз булганда Актаныш авылы 17 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 89083495145, Бариева Ландыш Фирдәвис кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International