Ярты гасырлык педагогик хезмәт юлына ия мөгаллим, остаз Дилшат Сәгыйть улы Мөхәммәдиевкә Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеме бирелде. Әлеге зур исемне райондашыбызга, бүген, Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елын ябу тантанасында Рәисебез Рөстәм Нургали улы тапшырды. Дилшат Сәгыйть улын ихластан котлыйбыз!