Актанышта юлларны, йорт, бина тирәләрен кардан чистарту дәвам итә

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Актанышта юлларны, йорт, бина тирәләрен кардан чистарту дәвам итә. Бүген хакимияттә узган иртәнге киңәшмәдә район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов күпфатирлы йортларның ишегалларын чистарту, шулай ук кибетләр һәм сәүдә үзәкләре янында җыелган карларны түгүне тәэмин итү кирәклеген ассызыклады.

Күпфатирлы йортларда эшләр график нигезендә башкарылачак. Шәхси автомобильләр кар чистарту техникаларына комачау итмәсен иде. Һәр йортка алдан хәбәр керәчәк. Игътибарлы булуыгыз сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International