Соңгы арада кар мулдан яуды. Йорт, бина түбәләрендә дә шактый күп җыелды. Көннәр җылытуга зур куркынычлык тудырачак ул. Шуңа да биналар яныннан узганда сак булыгыз. Балаларга да аңлатыгыз.
Иң беренче чиратта социаль объектларның - мәктәп, балалар бакчалары, спорт учрежденияләренең түбәләрен кардан арындыру зарур. Бу хакта, бүген иртәнге киңәшмәдә район башлыгы Ленар Зарипов та ассызыклады.
"Яран" торак милекчеләре ширкәте шушы көннәрдә күпфатирлы йортларның түбәләрен чистарта башлаячак. Шәхси йортта яшәүчеләр дә әлеге вазгыяткә күз салсын иде.