Район башлыгы Ленар Зарипов журналистларны җиңүләре белән котлады

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе ел да журналистлар арасында, басма матбугатта Кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча бәйге уздыра.

Быел әлеге бәйгедә “Татмедиа” филиалы “Актаныш-информ” журналистлары Рузилә Хәсәнова һәм Ләйсән Газизова төрле номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр.

Җиңүчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов хөрмәтләде.

“Сез халык белән ике арада тоташтыручы күпер булып торасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим!” дип тәбрикләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International