Районыбызның спорт осталары «Уралсиб» банкы ярышларында җиңде

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

20 гыйнварда ут күршеләребез Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылының чаңгы юлында «Уралсиб» компаниясе чаңгы ярышы уздырды. Әлеге регионара бәйгедә Актаныш районы спортчылары да катнашты.

15-17 яшьлек чаңгычылар арасында Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Салават Тимиров I, аның остазы Равил Хаҗиев 30-39 яшь аралыгындагы ир-егетләр буенча шулай ук I урынга лаек булды. 

Җиңүчеләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!

Чаңгы спорты ГТО нормаларындагы төп спорт төрләренең берсе булып тора.

Районыбызда сәламәт яшәү рәвешенә пропагандалауга керткән өлешегез өчен дә зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле җиңүчеләребез!  

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/sport/raionybyznyn-sport-ostalary-uralsib-banky-iaryslarynda-inde

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International