Такталачык авылында бүген махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашыбыз белән хушлаштылар. Матәм митингында район башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, сугышчының якыннары, күп санлы авылдашлары катнашты.
Тимиров Азат Илдус улы 1986 елның 21 ноябрендә Актаныш районының Такталачык авылында туган.
2022 елның 27 октябрендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. 2023 елның 30 декабрендә һәлак булуы турында хәбәр килә.
Азат Илдус улы Батырлык Ордены белән бүләкләнгән.
Тимиров Азат Илдус улының авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.