Яңа ел алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды быел махсус хәрби операциядә катнашкан татарстанлыларның гаиләләренә зур ярдәм акциясе оештырды. Алар беренче кирәкле товарларның зур җыелмаларын алачак. Гомумән алганда 267 тонналык продукция (37 млн сумлык) әзерләнеп, Татарстан Республикасының районнарына таратылды.
Әлеге зур җыелмалар шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның гаиләләренә дә таратылачак. Гуманитар ярдәмнең гомуми суммасы 362 меңнән артык.