“Актанышта эш юк” дип зарланып йөрүчеләрне еш ишетергә туры килә. Эшлим дигән кешегә кайда да эш җитәрлек. Өстәвенә дәүләт тә ярдәм кулы сузарга әзер. Шуларның берсе - социаль килешү. Адреслы ярдәм күрсәтүнең яңа төре белән файдаланып шактый райондашларыбыз үз тормышларын үзгәртүгә иреште.
Программа нигезендә эшкә урнашырга яки үз эшеңне башлап җибәрергә була. Шулай ук, мал асрап көн күрәм диючеләргә дә ярдәм каралган.
Социаль килешүнең эшкә урнашуда ярдәм итү юнәлешендә 2021 нче елда 40 килешү төзелгән булса, узган ел 85 килешү төзелгән.
Үз эшләрен башлаучылар 2021 нче елда 2 млн.775 мең сум алган булсалар, 2022 нче елда әлеге сан 3 млн. 950 мең сум тәшкил итә. Ә узган ел 9 млн. 893 мең сум күләмендә ярдәм алып үз эшләрен башлап җибәрүчеләр яки барган эшне дәвам итүчеләр булды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып баруда ярдәм буларак 2021 нче елда 2 гаиләгә 150 мең сум, 2022 нче елда шулай ук 2 гаиләгә 150 мең сум, 2023 нче елда 3 гаиләгә 600 мең сум ярдәм күрсәтелгән.
Социаль килешү программасы быел да дәвам итәчәк. Сорауларыгыз булса, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.