Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Барыгызны да ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа - 2024 ел белән тәбрик итәм!
Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләү чоры ул.
Һәр ел үз сынаулары, үз сөенечләре, югалту һәм табышлары белән килә. 2023 ел да сынаулар елы булды, әмма алар безне какшатмады, киресенчә ныгытты, берләштерде генә.
Бүген мин, кулларына корал тотып Ватаныбыз мәнфәгатен яклаган егетләребезгә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Алар безнең өчен, киләчәк буын өчен батырлык үрнәге. Теләк бер генә – дөньялар тынычланып, исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Аларның якыннарына, гаиләләренә, һәрдаим ярдәм кулы сузган райондашларыбызга зур рәхмәт.
Авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык. Шушы бердәмлек Яңа елга аяк баскан сәгатьләрдә киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.
Узып барган елда районда бик күп төзелеш һәм яңарту эшләре башкарылды. Күп кенә уңай үзгәрешләр илебез Президенты Владимир Путин инициативасы буенча эшләнгән Россиянең милли проектлары ярдәмендә чынга ашырыла. Алар барсы да яшәү шартын яхшыртуга юнәлдерелгән. Быел, табигатьнең көйсезләнүенә карамастан, игенчеләребез икмәкләрне югалтуларсыз җыеп алды, җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләүгә ирештеләр. Шул сәбәпле терлекчелек тармагында да күрсәткечләрне саклап кала алдык. Укучыларыбыз да төрле фән олимпиадаларында һәрдаим җиңүләр белән сөендереп тора. Гомумән, кайсы гына тармакны алсак та, яшәешебез алга таба бара. Бу иң беренче чиратта сезнең бердәм хезмәт нәтиҗәләре. Әлеге барлык матур башлангычлар алдагы елда да дәвамлы булсын иде.
Кадерле райондашлар! Сезнең барчагызны да бәйрәм белән котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим.
Ил-көннәребез тыныч, имин, 2024 ел яңа уңышлар һәм бәхетләр елы булсын!