Чана шуучыларга 5 киңәш

2023 елның 30 декабре, шимбә

Ел саен тюбингларда шуып шактый кеше имгәнә. Беренче карашка, ул тимер чанадан куркынычсызрак кебек. Чынлыкта, киресенчә.

“Ватрушка” 100 км/сәг тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аның тормозы да юк. Анда утырып биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында. Аның юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный.

Тюбинглар артык шома һәм җиңел булу сәбәпле, а астына эләккән кечкенә генә әйбердән дә аны бик каты “сикертә”, моның нәтиҗәсендә, кеше бик нык имгәнергә мөмкин.
Сак һәм сәламәт булыйк!

 

Чана шуучыларга 5 киңәш

1. Балаларны үзләрен генә чана шуарга җибәрмәгез. Куркыныч урыннарга бармаска тырышыгыз.

2. Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән шуу куркыныч. Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булырга кирәк.

3. Таудан төшкәндә, бер-бер артлы шактый ара калдырып шуу ышанычлырак. Чаналар бәрелешергә мөмкин.

4. Тюбингларны инструкция буенча гына кулланырга ярый. Бер генә кешегә исәпләнгән чанага бер генә кеше утырырга тиеш.

5. «Ватрушка», тюбингларны машиналарга бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тактырырга ярамый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International