Үзәк чыршы янында зур бәйрәм тамашасы узды. Кыш Бабай, Кар Кызлары һәм башка әкияти геройларның матур парады белән башланып китте ул.
Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар парады Яңа ел бәйрәменең төп бизәге булды.
Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, һәр гаиләгә иминлек, тыныч тормыш теләде:
"Бүген яу кырларында булган егетләребезгә рәхмәт! Без аларны көтәбез! Шушы тыныч тормышта яшәгән өчен бик зур рәхмәтебезне әйтәбез! Исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!" дип ихлас теләкләрен җиткерде ул.
Бәйрәм барышында оешма-предприятияләр, авыл җирлекләре арасында Яңа ел бизәлеше буенча узган бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде.