Бүген район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операция барышында һаләк булган райондашларыбызның якыннары белән очрашты.
"Сезнең югалтуларны бернинди җылы сүз белән дә басып булмыйдыр. Сезгә - Батыр уллар үстергән аналарга ихластан рәхмәт. Без ул егетләребез белән горурланабыз, аларның батырлыгы мәңгелек. Яңа еллар сезгә иң беренче чиратта күңел тынычлыгы алып килсен. Сәламәт булып, башка кайгы күрми яшәргә насыйп булсын сезгә" дип искәртте очрашуларда район башлыгы.
Якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды ул.