Узып барган елга йомгак ясар вакыт та җиткәндер. Нәрсәләр эшләнде, нинди вакыйгалар кичердек - безнең яңалыкларда..jpg)
2023 елда Актаныш районында 670 мең тоннага якын нефть чыгарылган. Җирлегебездә бу өлкәдә 3 оешма хезмәт куя: "МНКТ", "Татнефть" ("Азнакайнефть") һәм "РИТЭК" (ТАТРИТЭКнефть). Район территориясендә 273 скважина исәпләнә. Нефть сәнәгате тулаем территориаль продуктның саллы өлешен - 35,7 % алып тора.
.jpg)
Агымдагы ел игенчеләребез өчен авыр ел булды. Баштв шактый мәйданнарда уҗымнарны кырау сукты, аннан корылык тилмерәтте. Шул сәбәпле район хуҗалыклары быел нибары 84 мең тонна уңыш җыеп ала алдылар. Бу азмы, күпме икәнен чамалар өчен узган ел күрсәткечләренә күз салу җитәдер. 2022 елда әлеге күрсәткеч 175 мең тонна иде. 2021 елда - 80 мең тонна булган иде.
.jpg)
Быел 1 млрд 61 млн сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Әлеге сумманың саллы өлешен юллар төзелеше алып тора - 544 млн сум. 453 млн сумы - төзелеш һәм капиталь төзекләндерү эшләренә тотылды. Республика хакимияте ярдәме белән район үзәгендә генә 200 млн сумга юллар яңартылды, урамнарга асфальт түшәлде. Әлбәттә, бу урында күпләр, М7 юлы төзелешеннән зыян күргән, Яңа Кормаш белән Балтач авыллары арасындагы 3 км юлны искә алырлар. Олы юл төзелешендә катнашкан оешма ярдәме белән әлеге урын кышка кергәнче тәртипкә китерелеп куелды. Тулысы белән ул, алдагы елда М7 төзелеше тәмамлангач яңартылачак.
.jpg)
Татарстан Республикасы көне уңаеннан быел Актанышта Иске Идел парк зонасы ачылды. Киләчәктә биредә бар уңайлыклары да булган су коену урыны да ясалачак. Иске Идел яр буен төзекләндерү этапларга бүленеп башкарыла. Чираттагы эшләрнең берсе - Иске Иделне чистарту. Моның өчен 190 млн сум акча каралган. Киләчәктә бар район халкын үзенә җыеп торачак ял итү үзәгенә әвереләчәк ул.
.jpg)
Агымдагы елда сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерүдә шактый хезмәт куелды. "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында Колын, Солтангол, Иске Балтач, Бүләк, Карт, Адай, Кыркаентүбә, Меңнәр авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь төзекләндерелде. Табанлыкүл белән Тат. Ямалы авылларында яңа ФАП биналары сафка басты. 11 авылга хезмәт күрсәткән, зур тарихы булган Иске Байсар амбулаториясе төзекләндерелде.
.jpg)
"Ватан" футбол манежы универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү республика программасы кысаларында сафка басты. Төзелеш бюджеты 108 млн 561 мең сум тәшкил итә. Ул тулысы белән республика тарафыннан финансланды.