Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләренә автомобиль тапшырды

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Милли китапханәсе каршындагы мәйданда узды.

Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Мәдәният учреждениеләренең уңышлы эшләве нигезендә - сез, үз эшегезнең профессионаллары. Бу автомобильләр Яңа ел алдыннан кечкенә бүләк булсын», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Республиканың мәдәният учреждениеләренә барлыгы 50 автомобиль тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International