2021 елдан Актаныш районы халкы газлаштыру программасыннан файдалана ала.
Ничек гариза биреп була?
Бүгенге көндә гариза бирүнең берничә ысулы бар:
• объектның территориаль карамагы буенча "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ структур бүлекчәләрендә язмача;
• электрон рәвештә " Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ структур бүлекчәләре сайтында;
• структур бүлекчәләргә мәгълүмат һәм документлар (паспорт, СНИЛС, торак йорт һәм җир участогына хокук билгеләүче документлар, ситуацион план, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык)кушымтасы белән хат;
• КФҮдә;
• РФ Дәүләт хезмәтләре порталында;
• программаның рәсми сайтында connectgas.ru
Күчемсез милек кемгә рәсмиләштерелергә тиеш?
Программада катнашу өчен йорт һәм участок бер кешегә рәсмиләштерелергә тиеш.
Газлаштыруны күпме көтәргә?
Газны участокка кадәр үткәрү вакыты аның газ бүлү инфраструктурасыннан ераклыгына бәйле. Газүткәргечләрдән 200 метрдан да ерак түгел урнашкан, аларда тоташтыру өчен техник мөмкинлек булган, шул ук вакытта газ кулланучы җиһазларының куәте сәгатенә 7 кубометрдан артмаган капиталь төзелеш объектлары тиз тоташтырыла.
Газ кертү өчен түләргә кирәкме?
Программа тулысынча дәүләт тарафыннан финанслана. Торак пунктта булган челтәрләрдән йорт урнашкан җир участогы чигенә кадәр газүткәргеч төзү бушлай.
Газ үткәргечләре куелган йортларда яшәүчеләргә газ алу өчен йорт эчендәге газ белән тәэмин итү системасын әзерләргә кирәк.
Торак пунктларны газлаштыру программасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә Актаныш авылында 182 йортны газлаштырырга мөмкин.
Бу 57 нче кварталдагы З.Басыйров, В. Маликов, Ветераннар һәм Г. Минаев урамнарындагы йортлар.