«Ел укытучысы-2024» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

"Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең район этабы финалына чыккан мәгариф хезмәткәрләре бүген район башлыгы Ленар Зарипов белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

Актаныш районы укытучылары өчен «Ел укытучысы» бәйгесе иҗади сыналу мәйданы булып тора һәм алдынгы мәктәп укытучылары өчен иң дәрәҗәле педагогик сынау. Укытучыларның, тәрбиячеләрнең һөнәре һәрвакытта да иң дәрәҗәле һәм җаваплылардан булды. Бу зур эш, һәм, мөгаен, сезнең хезмәт зур сабырлык, зирәклек, иҗадилык таләп итә. Сез эшегезне бөтен күңелегезне биреп эшләргә кирәклекне башкалардан яхшырак беләсез.
«Ел укытучысы» бәйгесенә мәгариф идарәсенең № 525- ОД санлы боерыгы нигезендә (28 ноябрь 2023 нче ел) муниципаль этапка старт бирелде. Төп максат:
-иҗади эшләүче педагогларны күрү, табу, аларның алдынгы тәҗрибәсен районга, республикага тарату;
-педагогларның җәмгыяттә тоткан ролен күтәрү, статусын үстерү.
Бәйге үз эченә 6 номинацияне алды.:
– педагогик стажы өч елга кадәр булганнар арасында «Педагогик дебют» номинациясе;
– педагогик стажы биш елдан артыграк булганнар арасында «Ел укытучысы» номинациясе;
– «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»,
- «Башлангыч класс укытучысы»
-«Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы»
-«Химия, биология укытучылары» номинацияләре.

Бәйгенең муниципаль этабында мәктәп турында җиңеп чыккан 33 укытучы, 15 тәрбияче бәйге тотты. Алар арасында 2 – инглиз теле, 9 – башлангыч сыйныф, татар теле һәм әдәбияты – 3, рус теле һәм әдәбияты – 3, 1 – математика, 1 – тарих һәм җәмгыять белеме, 2 – география, 1– физкультура, 1- музыка, 1 информатика, 3 биология, 1 технология, 1 физика укытучысы бар. Ләкин район этабы бәйгесендә математика, физика укытучылары 1 әр генә булу күңелне борчый.
Укытучыларның педагогик стажларына килгәндә төрлечә: 5 айдан алып 43 елга кадәр.
Конкурсантлар аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2нче Актаныш урта мәктәбе базасында «Дәрес», «Мастер-класс» бәйгеләрендә үз осталыкларын сынадылар, читтән торып «Медиавизитка» сынавын үттеләр. Алдан тәкъдим ителгән дәрес проекты дәрес турында тулы мәгълүмат алырга, дәресне тулаем аңларга ярдәм итте. “Дәрес” бәйгесенең регламенты 25 минут, «Мастер-класс»(15 минут) аша укытучылар балаларга белем бирүдә алдынгы, уңышлы алымнарны эзләү, табу һәм педагогик осталыкларын күрсәттеләр.

«Ел укытучысы-2024» Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабында 16 укытучы зур нәтиҗә күрсәтеп, җиңү яуладылар һәм биредә район Башлыгы янында имтихан тоталар, сорауларга җавап бирәләр.

14-15 февраль көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән «Ел укытучысы-2023» Бөтенрәсәй конкурсының зона этабында район данын яклап 4 укытучы чыгыш ясаячак. Бәйгедә яхшы нәтиҗәгә ирешим дисәң, мәктәп директоры, укыту-тәрбия буенча урынбасарлар, укытучылар команда белән әзерләнергә, бергә эшли тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International