Хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибендә 4 сорау каралды.

2023 елда коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачыклау һәм туктату буенча эшнең торышы белән Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Багавиев Рәдиф Завдат улы таныштырды. 2023 елда муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше турында Актаныш муниципаль районы Советының оештыру бүлегенең кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Гыйльманова Инзилә Рәшит кызы чыгыш ясады.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәрдиев Айдар Фәнис улы 2023 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү һәм коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең 2024 елга эш планы проекты белән таныштырды.

“Дөньялар да, кануннар да һәрдаим үзгәреп тора. Бу өлкәдә мәгълумати яктан эшчәнлекне арттыру кирәк. Законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми – шуны онытмасак иде” дип ассызыклады Ленар Рафак улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International