Ленар Зарипов: "Әлеге матур чара белән Гаилә елына старт бирәбез!"

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бүген районыбызның ЗАГС бүлегендә озак еллар иңгә-иң терәп, яшьләребезгә үрнәк булып яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр.
Матур чарада район башлыгы Ленар Рафак улы да катнашты. Алтын (50 ел) һәм Тимер (65 ел) туйларын каршылаган райондашларыбызны ихластан күркәм бәйрәмнәре белән тәбрикләп рәхмәтләрен җиткерде ул.

 
“2024 ел Россиядә Президентыбыз Владимир Владимирович тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шушы күркәм чара белән алдагы елга старт бирәбез дисәк тә арттыру булмас. 50, 65 ел – ул бер кеше гомере. Алдагы көннәрегездә дә, пар канатларыгызны талдырмый, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игътибарын, хөрмәтен, күңел җылысын тоеп, сәламәт булып яшәргә язсын сезгә”, - дип ихлас котлау сүзләрен җиткерде ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International