ТӘРБИЯ БИРҮДӘ - УРТАК МАКСАТЛАР: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА ГОМУМИ АТА -АНАЛАР ҖЫЕЛЫШЫ

2023 елның 15 декабре, җомга

"Ата -аналар җәмагатьчелегенең роле һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшне оештыру" исеме астында үткән җыелышта мөһим мәсьәләләр каралды.

Техникум директоры Ландыш Җәүдәт кызы Шамсунованың чыгышы, күпләрне уйландырырга мәҗбүр итте: "Гаилә үрнәгендә тәрбияләү иң нәтиҗәлесе дип саныйм, бу юнәлештә ата-ана, бала һәм уку йорты бердәм булып, эшчәнлекне тагын да көчәйтсәк иде".

Җыелышта әлегеге фикерне чакырылган вәкилләр дә ассызыклап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International