Бүген район хакимиятендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Соңгы арада җинаятьчелекнең артуы борчу тудыра. Район башлыгы Ленар Зарипов ирегеннән мәхрүм ителеп, җәзасын алып, бүгенге көндә районга кайткан кешеләр, балигъ булмаганнар белән эшчәнлекне арттыру кирәклеген ассызыклады. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә активлыгын арттыруны таләп итте ул.
Ел дәвамында 104 райондашыбыз исерткеч эчемлек кулланып машина йөртү таныклыгыннан колак каккан. Акыл керми, әлеге җинаятьне кабат кылган 10 кешегә карата җинаять эше кузгатылган.