Сакчыл җитештерү буенча "Сетевая компания" тарафыннан оештырылган укулар кысаларында район хакимияте хезмәткәрләре Әнәк авылында урнашкан, "Сетевая компания" нең Актаныш районы филиалында тәҗрибә уртаклашты. Әлеге кечкенә сәяхәт укуның гамәли өлеше булып тора.
Электр челтәрләрендә сакчыл җитештерү буенча эчке сәясәт 10 ел элек кергән. Биредә һәрнәрсә үз урынында. Тәртип һәм төгәллек хөкем сөрә. Дөресен генә әйткәндә, районның күп кенә оешма-предприятиеләренә үрнәк булыр иде.