Район башлыгы Ленар Зарипов шәхси сораулар белән кергән райондашларыбызны кабул итте

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген, сишәмбе, район башлыгы гадәттәгечә шәхси сораулар белән кергән райондашларыбызны кабул итте.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык белән күзгә-күз очрашу районда барлыкка килгән социаль, икътисади, хокукый һәм көнкүреш проблемаларына оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә, чөнки мәсьәләләрнең күп өлешен урында ук хәл итеп була. Бүген район башлыгына махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең якыннарыннан ярдәм сорап һәм җир мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр керде. Һәрбер сорау буенча аңлатмалар һәм тиешле йөкләмәләр бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Актаныш район башлыгының гражданнарны кабул итүенә алдан язылу шарт. Сорауларыгыз булса, район хакимияте бинасының 4 нче бүлмәсендә яки 3-44-12 телефоны буенча языла аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International