Россия Конституциясе көнендә район хакимиятенең утырышлар залында "Алдынгылар хәрәкәте"нең беренче Конференциясе узды. Чара, Россия һәм Татарстан гимнары белән башланып китте.
Район башлыгы Ленар Зарипов катнашучы яшьләребезне сәламләп хәрәкәтнең әһәмиятен һәм мөмкинлекләрен искәртте.
- "Алдынгылар хәрәкәте" балаларыбызны дөньяны, илебезне яратырга, тарихыбызны белергә, искиткеч зур тизлектә үзгәрә барган тормышта үз урыныңны табарга өйрәтә торган хәрәкәт. Элек октябрят, пионерия, комсомол баскычларын үткән балалар дөрес тәрбия алдылар. Әлеге оешмалар белән дәүләт идарә итсә, "Алдынгылар хәрәкәте" исә балаларның инициативасы белән үсә. Бу эшчәнлектә уңышлар телим,-диде ул.