Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Бу дәүләт бәйрәме нигезендә, гражданнарның ирекләрен, Россия бәйсезлеген, аның ышанычлы үсешен билгеләгән илебезнең төп законына хөрмәт ята.
Безне күп гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыз саклаган кыйммәтләр берләштерә. Бу-патриотизм һәм бердәмлек, тарихи хакыйкатьне яклау, туган мәдәнияткә һәм телгә сакчыл мөнәсәбәт, нык гаилә традицияләрен саклау, балаларда хезмәткә һәм өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.
Актаныш районы халкы һәрвакыт Ватан язмышында актив катнашты. Мин ышанам, хәзер дә без бөек илебезнең чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Конституция нормаларын үтәп, көндәлек хезмәтебез белән алга таба тотрыклы хәрәкәткә, район, Татарстан Республикасы һәм бөтен Россияне алга таба үстерүгә ирешә алачакбыз.
Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Бәйрәм белән!