Спортчыларыбыз ГТО нормативларын арттырып үтәде

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Җиңел атлетика буенча Алабуга шәһәрендә узган Татарстан Республикасы беренчелегендә безнең яшь спортчыларыбыз - Гайнанов Ринат, Ибраһимова Чулпан, Закирова Алмазия катнашып яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Гайнанов Ринат 1500м аралыкны 4 мин 52 секундта килеп 1 урынга лаек булды. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, әлеге нәтиҗә ГТОның алтын нормативыннан күпкә югарырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International