Хәрби хезмәттән качып йөргән райондашыбызга хөкем карары чыгарылды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмаганда хәрби хезмәткә чакырудан качуда гаепле дип таба.

Ир-ат 2021 елның 17 декабреннән 2022 елның 15 апреленә кадәр, язгы һәм көзге чакырылышлар вакытында, җитди сәбәпләрсез, Актаныш районы хәрби комиссариатына чакырулар буенча килмичә, хәрби хезмәткә чакырудан аңлы рәвештә баш тарткан. Райондашыбызга карата суд 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International