Ватан Каһарманнары көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Бу илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән бәйрәм .
Бүген без Бөек Ватан сугышында батырлык үрнәкләре күрсәткән йлкән буынны, сугышчы интернационалистларны һәм Төньяк Кавказдагы хәрби конфликтларда катнашучыларны хөрмәтлибез.
Кулларына корал тотып бүгенге көндә Украинадагы Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Аларның батырлыгы мәңгелек. Егетләребез безнең өчен батырлык һәм ватанга чын күңелдән хезмәт итү үрнәге. Авыр минутларда ярдәмгә килеп, хәрбиләребезгә ярдәм итүче волонтерларга һәм битараф булмаган район халкына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Бүген барыбызга да бердәм халык булып калу, бер-беребезгә ярдәм итү һәм уртак яхшылык өчен бергә эшләү бик мөһим!
Бәйрәм белән сезне!