"Игелек марафоны"нда быел 2 млн 618 мең 857 сум акча җыелды

2023 елның 8 декабре, җомга

Районыбыз тарихында 24 нче тапкыр уздырылган "Игелек марафоны"нда быел 2 млн 618 мең 857 сум акча җыелды. Әлеге акчалар язмыш тарафыннан кыерсытылган, сәламәтлеккә туймаган, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәмгә юнәлдереләчәк.

Марафонда һәрелдагыча бөтен район халкы, оешма-предприятияләр катнашты. Район хакимияте 100 850 сум, хуҗалыклар - 770 мең, мәгариф хезмәткәрләре - 672 мең, эшмәкәрләр - 152 мең, табиблар - 185 мең, төзелеш оешмалары - 200 мең, җирлек башлыклары - 78 мең, мәдәният хезмәткәрләре - 121 мең сум һәм башка оешмалар, битараф булмаган райондашларыбыз, иганәчеләребез марафонга үз өлешен кертте. Шулай ук, адреслы ярдәмнәр дә шактый булды.

Узган ел 2 млн 332 мең 211 сум җыелган иде. Ел дәвамында 173 кешегә ярдәм күрсәтелде.

Бүгенге көндә Актаныш районында 2129 инвалид яши. Аларның 93е - балалар. Ул сабыйларның берсе онкология белән авырый, 6 сы бала чакларын урын өстендә үткәрергә мәҗбүр.
Аларның азга гына булса да хәлләрен яхшыртып, өмет чаткылары тудыру, күңел җылысын бирү һәрберебезнең дә кулыннан килә торган гамәл. Декада чорында гына түгел, һәрдаим үәл белеп. ярдәмләшеп яшик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International