"Сетевая компания" АҖ Актаныш районы муниципаль хезмәткәрләрен сакчыл җитештерү нигезләренә өйрәтте.
Укыту икътисадның реаль секторы компаниясендә Сакчыл җитештерү элементларын кертүнең практик нәтиҗәләренә нигезләнгән интерактив программа буенча үткәрелде. Экспертлар ролендә теоретик белемгә һәм практик эш тәҗрибәсенә ия булган «Сетевая компаниясе» хезмәткәрләре чыгыш ясады. Дәресләрдә 50дән артык муниципаль хезмәткәр катнашты..jpg)