Актаныш Балалар иҗат узәгендә инвалидлар декадасы кысаларында районыбызда 19 нчы мәртәбә узган "Өмет торналары" оригами кул эшләре бәйгесенә йомгак ясалды.
Конкурска сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр буенча 15 катнашучы Диплом hәм истәлекле буләккә лаек булды.
Шулай ук чарада ЮХИДИ булеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова катнашып, балаларга яктылык кайтаргыч элементлар, сумкалар таратты, барысына да имин юллар теләде.